Балык бистәсендә “Аҗаган” уйнады (ФОТО)
Татарстан Республикасында Идел буе федераль округының зур социаль әһәмияткә ия проекты-"Идел буе аҗаганы" хәрби-спорт уены тормышка ашырыла. Бу укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирүнең мөһим юнәлеше булып тора. Уеннар мәктәп, муниципаль, зона этапларны һәм республика күләмендә финалны үз эченә ала.